Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре 2020 елда урман кишәрлекләрен арендалаучылар тарафыннан башкарылган эшләрне тикшерә

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре 2020 елда урман кишәрлекләрен арендалаучылар тарафыннан башкарылган эшләрне тикшерә. Мәсәлән, кичә, 9 ноябрьдә, урман мастерлары Әгерҗе урманчылыгының Красный бор участогының 96 нчы кварталындагы 6 нчы бүлемтегендә урман участокларын тикшергән.

Исегезгә төшерәбез, РФ Урман кодексы нигезендә, урман кишәрлекләрен арендалаучылар урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр башкарырга тиеш. Әлеге чаралар 10 елга эшләнелә һәм дәүләт экспертизасы уза торган урманнарны үзләштерү проектлары нигезендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International