«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә Татарстан Республикасы урман фондында зыян күргән һәм һәлак булган урман кишәрлекләре реестрындагы мәгълүматларны актуальләштерү эше алып барыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләре – урманчылыклардан реестрга кергәнче алынган барлык белешмәләр урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышына, ИСДМ-Рослесхоз һәм дистанцион зоналаштыруга туры килү-килмәүгә карата тикшерү уза.
Хәзерге вакытта урманчылыкларда, дәүләт урман патологиясе мониторингының актуальләштерелгән күрсәткечләрен исәпкә алып, 2021 елга урманнарны саклау чаралары планы төзелә. «Дөрес билгеләнгән чаралар республика урман фондының санитар һәм урман патологиясе торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – диләр ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре.