Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә киңәшмә узды. Чарада Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Тимур Галиев, Раил Садыйков, Рамил Шәйхетдинов катнашты.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясенең 2030 елга кадәр урман комплексын үстерү стратегиясенең яңа редакциясенә кертү өчен тәкъдимнәр һәм урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм яңадан торгызуны оештырганда урман корылышы буенча санлы материалларны куллану мәсьәләләре тикшерелде.
Утырышта Татарстан Республикасының уңай тәҗрибәсе аерым билгеләп үтелде, анда Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы һәм дистанцион зондлау мәгълүматлары нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту сервисы эшләнгән. «Әлеге инструментлар ярдәмендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына, идарә чишелешләрен кабул итү һәм озак сроклы фаразлау өчен, урманнардагы үзгәрешләр турында оператив һәм актуаль мәгълүмат алырга була», – дип билгеләп үтте Александр Орнатский.