«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Чирмешән урманчылыгының эш юнәлешләре турында белгән

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУда кунакта булып киткән. Балалар өчен экскурсияне урманчы-җитәкче урынбасары Әлфинур Җиһаншина һәм Казан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Марс Рәхимҗанов үткәргән.

Укучылар урманчылыкның административ бинасын, урман музеен караган һәм «Чирмешән урманчылыгы бүләкләре» кибете продукциясе ассортименты белән танышкан (халык кулланыла торган товарлар, бал, җиләк, чикләвек һ.б.).

Шулай ук очрашу барышында «Урман һәм Кеше» темасына дәрес тә үткәрелгән. Әлфинур Җиһаншина укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ эш юнәлешләре һәм урман тармагы һөнәрләре турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International