А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү буенча төбәк иҗтимагый фонды «Мин волонтер – эколог!» республика конкурсын уздыра. Конкурста 16-30 яшьләрдәге кешеләр катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен, 2020 елның 24 ноябренә кадәр, табигать саклау эшчәнлеге өлкәсендә быел үткәрелгән чаралар турында хисапны, хат темасында «Мин волонтер-эколог!» дип күрсәтеп, rgo.project@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. 25 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр экспертлардан торган жюри проектларны бәяли һәм җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләячәк.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/file/g2b/File/Положение%20Я%20волонтер-эколог.pdf.