«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Ютазы урта мәктәбе укучылары өчен экологик дәресләр үткәргән

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Ютазы урта мәктәбе укучылары өчен «Чүп-чарны аерым җыю һәм икенчел эшкәртү» һәм «Ничек итеп экологик сәяхәт кылырга» дигән темаларга экологик дәресләр үткәргән. Дәрес барышында яшь урманчылар укучыларга әйләнә-тирә мохитне саклау, калдыкларны аерым җыю принциплары, экологик туризм һәм махсус сакланыла торган табигать территорияләре турында сөйләгән.

«Барлык дәресләр дә «Нәни экологлар – яшь табигать сакчылары» россиякүләм дәресе» акциясе кысаларында үткәрелде. Акциядә катнашу өчен белем бирү оешмасында дәрес үткәрергә һәм социаль челтәрләрдә фоторәсемнәр куярга кирәк иде, – дип сөйләде мәктәп урманчылыгында катнашучы Айсылу Җамалетдинова. – Дәресләрнең максаты – укучыларны экологик агарту һәм җаваплы экологик тәртип формалаштыру».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International