Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Шулай итеп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 24 ноябренә барлыгы 23,2 мең гектар мәйданда утыртмалар тикшерелгән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.
Урман патологиясе буенча тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе буенча торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү максатларында үткәрелә.