ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

25 ноябрь 2020 ел., чәршәмбе

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү  көне узачак.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында кабул итү Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37а адресы буенча үткәреләчәк.

ТР Урман хуҗалыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

- урман фондыннан файдалану, аны саклау, яклау һәм урманнарны яңадан торгызу мөнәсәбәтләрен җайга салу;

- федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы), урманнарда федераль дәүләт янгын күзәтчелеге, урман үсемлекләре орлыкларына карата орлыкчылык өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге.

Кабул итүгә алдан язылу түбәндәге телефоннар буенча башкарыла – 8 (843) 221-37-01, 8 (843) 221-37-02 (алдан язылу мәҗбүри түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International