Бүген Хезмәт сараенда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы президиумының III утырышы булды. Әлеге җыелышта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе, оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Наталья Тюкаева доклад белән чыгыш ясады.
Үз чыгышында Наталья Тюкаева 2019 һәм 2020 елларда Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы эше турында сөйләде. Үткәрелгән конкурслар, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар, профсоюз әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләде.
«Бүгенге көндә Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасында 61 кеше бар, шулар арасында 26 кеше 35 яшькә кадәрге яшьләр. Һөнәри берлек әгъзалыгы 100% тәшкил итә, – дип хәбәр итте Наталья Тюкаева. – Чараларда актив катнашкан һөнәри берлек әгъзалары республика һөнәри берлек оешмасының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Шулай ук без республиканың урман комплексын үстерү өчен хезмәт куйган ветераннарга да аерым игътибар бирәбез. Ел саен, Урман хезмәткәрләре көне, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Министрлык һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре ветераннар янына барып, аларга бүләкләр тапшыра».
Моннан тыш, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе хезмәтне саклау һәм COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексына да җентекләп тукталды.
«Алда әле бурычлар күп. Уртак көч белән без аларга ирешә алырбыз һәм зур нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам», – дип йомгак ясады Наталья Тюкаева.