2020 елның 25 ноябрендә барлык Россия мәктәпләрендә макулатура җыю буенча акция старт алды – #БумБатл. Акция тапшырыла торган кәгазь чималының саны буенча ярышу булудан тыш, мәктәп укучыларының кумирлары белән шәхсән аралашу мөмкинлеге өчен социаль челтәрләрдә челлендж башлап җибәрү дә. Катнашу өчен гади генә шартларны үтәргә кирәк: макулатура җыярга, постны #БумБатл хештегы белән Instagram яки TikTok битләрендә урнаштырырга һәм акциянең http://бумбатл.рф/ сайтында гариза бирергә кирәк.
«Макулатура җыю буенча акцияләр мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә һәм мәктәп укучыларына яхшы таныш. #БумБатл яшьләр өчен гадәти булган онлайн-форматлар аша калдыкларны аерым җыю идеяләрен җиткерүе белән аерылып тора. Шул рәвешле без үсеп килүче буынны актуаль экокөн тәртибенә җәлеп итәбез һәм аңлы куллану принципларына игътибар юнәлтәбез», – дип билгели оештыручылар.
Акция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең шорт-листы төзеләчәк, алар өчен яшьләр арасында экология темасына битараф булмаган һәм калдыкларны аерым җыю тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булган популяр кумирлар белән онлайн-очрашулар оештырылачак. Шулай ук җыелган макулатура саны буенча илнең 10 иң нәтиҗәле мәктәбенең ТОП-10 рейтингы да төзеләчәк. Барлык җиңүчеләр дә оештыручылардан тематик призлар һәм рәхмәт грамоталары, барлык катнашучылар #БумБатл оештыру комитетыннан (акция сайтында теркәлгән очракта) исемле сертификатлар алачак. Акция 25 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләрне 15 декабрьгә кадәр чыгару планлаштырыла.
Акциянең инициаторы булып Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы һәм проектның партнерлары – Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, Гомумроссия табигатьне саклау җәмгыяте, «Делай!» волонтер-экологлар хәрәкәте, «Чиста ил» ассоциациясе, «Эколайн» компанияләр төркеме һәм Ubirator сервисы катнашында катнашында «Илкүләм приоритетлар» АКО тора.
РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте