Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре «Балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән тематик чара үткәргән

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре Минзәлә шәһәренең «Балачак» 3 нче балалар бакчасы» МБББУ тәрбияләнүче нәниләр өчен «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән тематик чара үткәргән. Очрашу барышында урманнарны торгызу буенча инженер Венера Фастеева балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, кошларның төрләре, аларның табигатьтәге роле һәм канатлы дусларны тукландыру кагыйдәләре турында сөйләгән.

Чара азагында якындагы урман посадкасында кошларга җимлекләр эленгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International