ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларында катнашты

2020 елның 28 ноябре, шимбә

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды. Ярышларда Тимур Галиев, Нияз Имамиев, Андрей Атаманов, Риназ Мөхәммәтҗанов һәм Илназ Хөсәенов составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Хисап палатасы командаларына каршы уйнады.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт граждан хезмәткәрләрен физик яктан камилләштерү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел элегрәк мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика һәм шахмат буенча ярышлар узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International