Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Германия Федератив Республикасының Казан шәһәрендәге мактаулы консулы Арно Шайер белән очрашты. Очрашуда министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Очрашуны ачып, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы урман комплексының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычларга кыскача тукталды. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, урманнар биләгән республика җирләренең гомуми мәйданы – 1 млн. 271 мең га, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,5%.
«2013 елдан бирле без Дрезденның Техник университеты белән хезмәттәшлек итәбез. Әлеге чорда «Татарстан Республикасында урман плантацияләрен булдыру һәм куллану» һәм «Ботаклы имәненең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү» дигән ике уртак фәнни-тикшеренү проекты уңышлы гамәлгә ашырылды», – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Быел төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү мәсьәләләре буенча өченче проект гамәлгә ашырыла башлады».
Арно Шайер Министрлык җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Германия Федератив Республикасының урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате турында сөйләде.
Аннары очрашуда катнашучылар яклар арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре һәм киләчәк хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр турында фикер алышты.