2020 елның 11 аенда республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 929 беркетмә төзелгән

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

2020 елның 11 аенда Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) һәм федераль дәүләт янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шулай итеп, бу чорда дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләренә 19,4 мең патрульлек үткәргән, административ хокук бозулар турында 929 беркетмә төзелгән.

Иң еш хокук бозулар булып урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын, урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары тора.

Шулар белән берлектә, зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда Россия Федерациясенең урман законнары өлешендә билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында 1352 кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International