Татарстанда урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондын формалаштыру эшләре тәмамланган

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондын формалаштыру эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта фондта 253 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән 134 кг – нарат, 105 кг – чыршы, 14 кг – карагай орлыгы.

Исегезгә төшерәбез, урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды, уңышсыз еллар булган очракта, урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен тәэмин итү максатында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды. Орлыклар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендәге махсуслаштырылган складында саклана.

Белешмә өчен. Иминият фондларына корткычлар белән зарарланмаган һәм патоген микрофлорасы булмаган, башлыча даими урман-орлык базасы объектларында, югары продуктив утыртмаларда әзерләнгән, чәчүлек сыйфатларын таныклый торган сертификатлары булган, үсеш алу энергиясе югары күрсәткечләргә ия 1 нче класс сыйфатына караган орлыклар салына. Уңышлы елларда, инде формалаштырылган иминият фонды булганда, ул яңартыла, бу очракта булган орлыклар тулысынча яки өлешчә әзерләнгән орлыкларга алмаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International