Нурлат урманчылыгының урман торгызу буенча инженеры Нурлат интернат-мәктәбе укучылары өчен сыйныф сәгатендә катнашкан

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Нурлат районының «Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен Нурлат интернат-мәктәбе» ДБМУ «9Б» сыйныф укучылары өчен «Урманны саклагыз» дигән темага сыйныф сәгате узган. Видеоконференция режимында узган чарада «Нурлат урманчылыгы» ДКУ урман торгызу буенча инженеры Ольга Захарова катнашкан.

Дәрес барышында Ольга Захарова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, «Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлек юнәлешләре, тармак һөнәрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләгән. «Шулай ук без ел саен агач утырту һәм урман фонды территориясен чистарту буенча табигатьне саклау акцияләре дә уздырабыз. Сезне киләсе елда бу чараларда катнашырга чакырабыз», – дип билгеләп үткән ул.

Сыйныф сәгате ахырында урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International