Казанда «Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе» берлегенең XXVIII хисап-сайлау конференциясе узды

2020 елның 4 декабре, җомга

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе» берлегенең XXVIII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе әгъзалык оешмаларыннан делегатлар, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе, оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Наталья Тюкаева катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, быел һөнәри берлек хәрәкәте 115 еллыгын, шулай ук Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясенең 30 еллыгын билгеләп үтә. «Бүген Татарстанның Һөнәр берлекләре федерациясе 800 меңгә якын кешене берләштерә һәм илдә иң эре берләшмәләрнең берсе булып тора. Республикада хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауның шактый нәтиҗәле механизмы формалаштырылган», – дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, һөнәр берлекләре һәрвакыт вакыт таләпләренә адекват җавап бирде, алар хезмәт бердәмлеге һәм үзара ярдәм идеяләренең төп яклаучылары булып калды, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклады.

2015-2020 елларда «Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе» берлеге советы эше турында хисап доклады белән Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, һөнәр берлекләре тәкъдиме буенча беренче тапкыр минималь хезмәт хакы яшәү минимумына җиткән – бүген ул 12 мең 130 сум тәшкил итә, ә икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен – 14 мең сум компенсация түләүләрен исәпкә алмыйча.

Хокукый инспекторлар тарафыннан 5 ел эчендә республика оешмаларында 5 меңнән артык тикшерү уздырылган. Ачыкланган бозулар нәтиҗәләре буенча эш бирүчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр җибәрелгән. Нәтиҗәдә тәртип бозуларның 93%ы бетерелгән.

Һөнәри берлекләрдәге юристлар тарафыннан РФ һәм ТР социаль-хезмәт өлкәсенең 451 закон проектына һәм башка норматив хокукый актларына экспертиза үткәрелгән һәм искәрмәләр һәм тәкъдимнәр әзерләнгән.

Һөнәри берлек эшенең өстенлекле бурычы – эш урыннарында хезмәт һәм сәламәтлек шартларын яхшырту. Хәзерге вакытта республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында 20 хезмәт техник инспекторы һәм 72 штаттан тыш инспектор җәмәгать контролен гамәлгә ашыра. Биш ел эчендә техник хезмәт инспекторлары тарафыннан 7 меңнән артык тикшерү уздырылган, 18 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланган, 2 меңнән артык мөрәҗәгать, гариза һәм шикаять каралган (98%ы хезмәткәрләр файдасына хәл ителгән).

Турыдан-туры коллективларда хезмәтне саклауга иҗтимагый контрольнең төп звеносы булып хезмәтне саклау буенча һөнәри берлек вәкилләре тора. Алар көче белән генә дә 5 ел эчендә 320 меңгә якын хезмәтне саклау таләпләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 94%ы бетерелгән. Уртак эш нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешелгән. Әйтик, һөнәри берлек структуралары булган предприятиеләрдә һәм оешмаларда үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары 2 тапкыр диярлек кимегән.

Россия Бәйсез һөнәри берлекләр федерациясе рәисе Михаил Шмаков ассызыклаганча, Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясенең уңышлы эшчәнлеге – һөнәр берлекләренең дә, эш бирүчеләрнең дә, республика җитәкчелегенең дә җайга салынган эше нәтиҗәсе. Аннары Михаил Шмаков Рөстәм Миңнехановка Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясенең 30 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды.


ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International