Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең IV советының коррупциягә каршы көрәш буенча пленар утырышы узды. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.
Утырыш эшендә ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, министрлыклар, ведомстволар, республика оешмалары, учреждениеләре вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә Илгизәр Зарипов коррупциягә каршы көрәшүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыруның мөһимлеген ассызыклады. «Коррупциягә каршы көрәш – дәүләт һәм җәмгыять алдында торган төп бурычларның берсе, – диде ул. – Без, көчләребезне берләштереп, бергәләп кенә коррупцияне җиңә алабыз».
Утырыш барышында хәзерге этапта коррупциягә каршы тору өлкәсендә икътисадый куркынычсызлыкны тәэмин итүнең актуаль проблемалары каралды. Катнашучылар гражданнарның, җәмгыять һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен коррупциягә бәйле янаулардан яклауны тәэмин итү, Россия Федерациясендә коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру аспектлары, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча профилактик чараларны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һәм башкалар турында фикер алышты.