Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы, Казан районара табигать саклау прокуратурасы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, Татарстан буенча салым хезмәте идарәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе, Татарстан буенча Росимуществоның Төбәкара территориаль идарәсе, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – «Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге» һ.б. катнашты.
Утырыш башында «Рослесозащита» филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры Надежда Кузякина һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм ашлык сыйфатына һәм орлыкка контрольлеке буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров чыгыш ясадылар. Алар урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә карантинлы фитосанитар зоналар барлыкка килүне булдырмау буенча алып барыла торган эш турында сөйләделәр.
Аннары «Лесовоз» һәм «Чыршы» оператив-профилактик чаралары турында доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады.
«5 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр республикада чираттагы «Лесовоз» операциясе узды. Аның кысаларында дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре катнашында 218 уртак рейд үткәрелде. Стационар постларда 271 машина туктатылды һәм каралды, – дип хәбәр итте Айрат Әхмәров. – Хокук бозулар ачыкланмады. Быел теркәлгән, агач материалын транспортта билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән озату документыннан башка гына алып бару фактлары буенча административ җәза билгеләү турында карарлар чыгарылды, шул исәптән берсе буенча – кисәтү рәвешендә».
Докладчы шулай ук 2020 елның 20-31 декабрендә «Чыршы» оператив-профилактик чарасын үткәрү мәсьәләләренә дә тукталды. Шулай итеп, Татарстан Республикасында урманчылыклар һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре арасыннан мобиль патруль төркемнәре оештырылачак, алар яңа ел алды чорында даими рәвеште ылыслы үсемлекләрне тикшереп торырга бурычлы була. Моннан тыш, урманга сакчыл караш һәм ылыслы яшь үсентеләрне юк итү кирәклеге, урман утыртмаларын законсыз кисү һәм аларга зыян китергән өчен законнарда билгеләнгән җаваплылык турында аңлату эшләре дә алып барылачак.
Утырыш ахырында 2021 елга Татарстан Республикасында агачны законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча Ведомствоара комиссиянең эш планы кабул ителде.