Министрлыкта «Прокуратура органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге хокук бозуларны ачыклау практикасы турында» темасына лекция узды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре өчен «Прокуратура органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге хокук бозуларны ачыклау практикасы турында» темасына лекция булды. Тыңлаучылар алдында Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Ольга Мельник чыгыш ясады.

Чараны урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. «2003 елның 9 декабрендә конференциядә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Коррупциягә каршы конвенциясе кул кую өчен ачыла. Шул вакыттан бирле без бу көнне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтәбез, – диде ул. – Коррупциягә мөнәсәбәт һәрвакыт тискәре характерда булды, чөнки ул икътисадый үсешне акрынайта, демократик институтларны зәгыйфьли, таләпләрне какшата һәм иҗтимагый тәртипне боза. Шуңа күрә коррупциягә каршы көрәш дәүләт һәм җәмгыять алдындагы иң мөһим бурычларның берсе булып тора».

Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Ольга Мельник үз чыгышында дәүләт граждан хезмәткәрләренең, шулай ук аларның ирләренең (хатыннарының) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, белешмәләр тутырганда җибәрелә торган төп хаталар турында сөйләде. «Керемнәр турында мәгълүматлар» бүлегенең «Башка керемнәр» бүлекчәсен тутыру проблемалы мәсьәлә булып тора, – дип ассызыклады ул. – Монда пенсияләрне, аларга өстәмәләрне, стипендияләрне, пособиеләрнең барлык төрләрен (вакытлыча эшкә сәләтсезлек, йөклелек һәм бала табу, бала карау буенча пособие һ.б.) күрсәтергә кирәк, әгәр әлеге түләүләр 2-НДФЛ формасы буенча белешмәгә кертелмәгән булса, ана капиталына дәүләт сертификаты, әгәр аның акчалары хисап чорында кулланылган булса, балаларга алимент, пенсия, пособиеләр сыйфатында тиешле суммалар кертелә».

Шул ук вакытта Ольга Мельник коррупциягә каршы тору буенча алып барылган эшләргә, дәүләт граждан хезмәте белән бәйле тыюларга һәм чикләүләргә дә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International