Бүген Казан IT-паркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика яшьләр форумы узды. Чара дискуссия форматында узды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – министр урынбасары Рәис Гомәров катнашты.
Кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә җитди игътибар бирелүен билгеләп үтте. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә тулы бер чаралар комплексы эшләнгән: ышанычлы законнар һәм норматив-хокукый база булдырылган, коррупцияне кисәтү һәм минимальләштерү буенча оештыру карарлары кабул ителгән, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары эшчәнлеге активлаштырылган.
Татарстанда 2015-2023 елларга коррупциягә каршы сәясәт программасы, шулай ук ведомство һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырыла. Аларда хакимият органнары эшенең үтә күренмәлелеген көчәйтүгә һәм бу процессларга халыкның киң җәлеп ителүенә төп басым ясала.
Фәрит Мөхәммәтшин форумны оештыручыларга яшьләр арасында коррупциягә каршы актив эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде. Бу уңай нәтиҗәләр бирә, дип ассызыклады ул.
Фикер алышу барышында яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре коррупция аеруча еш күзәтелә торган өлкәләрне билгеләде. Яшьләр югары уку йортларында максатчан урыннарны бүлү, тулай торакларда урыннар бүлү, 1 һәм 10 сыйныфларга балаларны кабул итү, грант чараларын куллану һ.б. буенча аңлаешлы һәм үтә күренмәле механизм булдырыру турында үтенде.
Форумда яңгыраган тәкъдимнәр хакимият органнары тарафыннан өйрәнеләчәк һәм эшкә алыначак.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды