Министрлыкта «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү» проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләрен карадылар

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген министрлыкта «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану «ASTAT» фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, «ВНИИЛМ» ФБУ «Көнчыгыш-Европа УСС» филиалы директоры Федор Ильин, Дрезден Техник университетыннан (Федератив Германия Республикасы) профессорлар Юрген Преч, Свен Вагнер, Альбрехт Бемманн, Стефен Фишер, докторлар Вольфрам Шайдинг, Экхард Аух, Анна Моосманн һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында 2020 елда фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру йомгаклары, Нурлат урманчылыгы территориясендә үсентеләрне тикшерүнең беренче нәтиҗәләре, үсентеләр үстерү һәм аларны карау буенча урман хуҗалыгы чаралары комплексын эшләү мәсьәләләре каралды.

Утырышның аерым темасы булып усак агачын куллану мөмкинлеге турында фикер алышу булды. Әлеге темага докладлар белән профессорлар Альбрехт Бемманн һәм Стефен Фишер чыгыш ясады. Шулай итеп, университет тарафыннан целлюлоза-кәгазь сәнәгатендә, ягулык гранулалары җитештерүдә агач куллану тәкъдим ителә.

2021 елга бурычлар проектны гамәлгә ашыру кысаларында киләсе видеоконференциядә билгеләнер дип көтелә, ул җомга көнне, 11 декабрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International