Бүген РФ ФҖ Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, милек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча комитетында Россия Федерациясенең урман хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында түгәрәк өстәл узды.
Чарада Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, милек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча комите рәисе Николай Николаев, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Канаев, Идел буе һәм Урал федераль округларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Николай Николаев искәртеп узганча, урман комплексын үстерү һәм декриминальләштерү мәсьәләләре буенча 29 сентябрьдә узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2020 елның 6 ноябрендә Пр-1816 номерлы йөкләмәләр исемлеген раслаган. Әлеге йөкләмәләрне үтәү йөзеннән, РФ ФҖ Дәүләт Думасына «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына агач әйләнеше белән бәйле мөнәсәбәтләрне камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 1054506-7 номерлы закон проекты кертелгән, аның нигезләмәләрен гамәлгә ашыру урман ресурсларын төгәл исәпкә алу һәм аларның сан һәм сыйфат характеристикаларын тикшереп тору, агач материалын күзәтү, аның белән алыш-бирешләрне тикшереп тору, законсыз кисүләрдән алына торган зыян күләмен киметү мөмкинлеген бирәчәк.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен үтәү, урман комплексын цифрлаштыру, тармакка ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру, ылыслы һәм кыйммәтле яфраклы агачларның эшкәртелмәгән һәм эшкәртелгән агачларын экспортлауны тулысынча тыю мәсьәләләре буенча фикер алышты.