Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.
Киңәшмә барышында Александр Орнатский Идел буе федераль округы субъектларындагы урманнарда янгын куркынычы сезоны нәтиҗәләренә, «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман янгыннары техникасы һәм җиһазлар сатып алу эшләренә һәм 2021 елга билгеләнгән бурычларга тукталды.
Утырыш ахырында урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү мәсьәләләре каралды.