Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактик чарасы башланды. «Урманчылыклардан һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләреннән 140тан артык мобиль патруль төркеме булдырылды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Аларның төп бурычы ылыслы үсентеләр өстенлек иткән урман кишәрлекләренә көн саен патрульлек итүдән гыйбарәт. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк».
Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.
2019 елда «Чыршы» операциясе кысаларында 144 мобиль патруль төркеме оештырылган иде, 365тән артык рейд тикшерүе үткәрелгән, шул ук вакытта законсыз рәвештә чыршы әзерләүнең 12 очрагы ачыкланган булган.
Урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.