КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында онлайн-форматта Ачык ишекләр көне узды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Узган атна ахырында Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында онлайн-форматта Ачык ишекләр көне узды. Чара конференция режимында Zoom платформасы базасында үткәрелде. Анда югары уку йортына кадәр белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова, урманчылык һәм урман культуралары кафедрасының өлкән укытучысы Ренат Гафиятов, яшь галимнәр советы рәисе Нияз Сафиуллин һ.б. катнашты.

Гүзәл Фәссахова һәм Ренат Гафиятов абитуриентларга КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетындагы әзерлек юнәлешләре, 2020 елда югары уку йортына кабул итү нәтиҗәләре һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында сөйләде.

«Факультет 2003 елда оештырылган. Хәзерге вакытта «Урманчылык һәм урман культуралары» һәм «Урман тармагы таксациясе һәм икътисады» кафедралары бар», – дип билгеләп үтте Ренат Гафиятов. – Урман дисциплиналары белән беррәттән студентлар «Ландшафт белеме», «Урман-парк хуҗалыгы нигезләре», «Шәһәрләрне һәм торак пунктларны яшелләндерү» кебек дисциплиналарны өйрәнә.

Моннан тыш, чара кысаларында «Эмодзи буенча һөнәр тап» конкурсы һәм «Һөнәрләр болыты» интерактив уены оештырылды.

Видеоконференция азагында оештыручылар абитуриентларның, аерым алганда, стипендияләр һәм тулай торакларда яшәү шартлары турындагы сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International