Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачып җибәрде һәм эш регламентын җиткерде. Чарада төп доклад белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәүче консультанты, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны 2019 елда коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү буенча Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән күзәтүләр һәм 2020 елның 9 аенда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында тапшырылган белешмәләр белән таныштырды. Аерым алганда, ул, санитар-эпидемиологик хәл аркасында, 9 ай эчендә Татарстан Республикасында хокукый һәм коррупциягә каршы юнәлештәге чаралар саны семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм консультацияләр форматында берничә тапкыр кимеде, дип сөйләде. «Хәлне яхшыртканда, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе бу юнәлештә эшне көчәйтергә тәкъдим итте», – дип ассызыклады Эльвира Зыятдинова.
Шулай ук ул Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен онлайн-сораштыруга да тукталды. «Тикшеренү агымдагы елның 1 сентябреннән 1 октябренә кадәр уздырылды. Анда барлыгы 2282 кеше катнашты, бу узган елга караганда 1511 кешегә күбрәк. Онлайн-сораштыру нәтиҗәләре Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган», – дип нәтиҗә ясады Эльвира Зыятдинова.