ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында эшкә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар турында фикер алыштылар

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында» видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров киңәшмәне ачып, COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча профилактик чараларны үтәү кирәклеген искәртте. «Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм барлык куркынычсызлык чараларын төгәл үтәгез», – диде ул.

Утырышта нотыклар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов 2020 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү турында сөйләде. «Безнең төбәк – аз урманлы, шуңа күрә урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү –безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында, – дип билгеләп үтте ул. – Әйтик, быел республикада «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча 2193 га – мәйданда ясалма урман торгызу, 9 га – катнаш урман торгызу, 2480 га –табигый урман торгызу һәм 102 га урман үрчетү эшләре башкарылды».

Шулай ук 2020 ел дәвамында Министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 16 мең га мәйданда – урман культураларын агротехник карау, 4,5 мең га – рман культураларын тулыландыру, базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылган. Моннан тыш, 37,4 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән һәм 23,3 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән. Аксубай, Әлки, Арча, Баулы, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Чирмешән, Шәһәр яны һәм Лубян урман хуҗалыклары белгечләре орлык җыю, республиканың Аксубай, Арча, Кама, Кызыл Йолдыз, Нурлат, Шәһәр яны, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре үзләренең тырышлыклары белән аерылып торган.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында ел башыннан инспекторлар тарафыннан 20 меңнән артык патрульлек уздырылган, урман законнары таләпләрен бозуның 399 очрагы ачыкланган һәм 1,3 мең кисәтү бирелгән.

Шулай ук Илгизәр Зарипов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын урман патологиясен тикшерү актларын рәсмиләштерүнең сыйфатына, һәлак булган һәм зыян күргән утыртмалар реестрындагы мәгълүматларны актуальләштерүгә, Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисапларын үз вакытында кабул итүгә юнәлтте.

Министр урынбасары Рәис Гомәров хезмәтне саклау, республика предприятиеләренә агач ташу, техника паркын нәтиҗәле эксплуатацияләү, 2020 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм «Онлайн-бухгалтерия» программасында эшләү мәсьәләләренә тукталды. «Россия Федерациясе Хөкүмәте, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән быел Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы шактый яңартылды. Учреждениеләргә 189 берәмлек урман-культура, урман янгыннары һәм агач әзерләү техникасы һәм 21 берәмлек җиһаз тапшырылды, – дип хәбәр итте Рәис Гомәров. – Техниканы тиешенчә эксплуатацияләүне, шулай ук аңа хезмәт күрсәтүне һәм саклауны тәэмин итәргә кирәк».

Утырышка министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул урман культуралары, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы эшләрен башкару, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, тоту өчен исәпләнгән диләнкеләрне үзләштерү, техника паркыннан файдалануга бәйле йөкләмәләр бирде. «Моннан тыш, урман янгыннарын сүндерү һәм урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек планнарын эшләү мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Урман янгыннарын чикләү пропагандалау ел әйләнәсе алып барылырга тиеш», – дип ассызыклады Равил Кузюров.

«Тулаем алганда, ел гади генә булмады, әмма уртак көч белән без билгеләнгән барлык бурычларны үтәдек. Безгә эш темпын берничек тә киметергә ярамый, – дип өстәде министр. – Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм киләчәктә уңышлар телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International