Яңа ел алдыннан «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Азнакай муниципаль районының Сәпәй авылында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар белән очрашкан. Белгечләр аларга бүләкләр һәм булачак бәйрәмнең төп символы – тере чыршы тапшырган.
«Без бу елны да традицияне бозмаска булдык. Аларны сөендереп, бәйрәм кәефе бүләк итә алдык дип өметләнәм», – дип билгеләп үтте Азнакай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Рафис Галиуллин.