Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан министрлыкларында һәм муниципаль районнарында хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерүне оптимальләштерү һәм әзерләү проекты нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген республиканың Цифрлы үсеш министрлыгында Татарстан Республикасы министрлыкларында һәм муниципаль районнарында хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерүне оптимальләштерү һәм әзерләү проекты нәтиҗәләре турында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада министрлыклар һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Киңәшмә барышында дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерү этаплары, мөмкин булган куркынычлар һ.б. турында фикер алыштылар.

Әлеге утырышта доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул сөйләп узганча, Министрлыкта 8 дәүләт хезмәтен цифрлы төргә күчерү планлаштырыла, алар арасында дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзү, гражданнардан, юридик затлардан урманнардан файдалану турында урман декларацияләре һәм хисаплар кабул итү, урманнарны үзләштерү проекты буенча дәүләт экспертизасы үткәрү һ.б. бар.

«2020 елның икенче яртысында һәр хезмәт күрсәтүгә процедураларның санын, тәкъдим ителә торган документлар санын һәм хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту буенча җентекле анализ ясалды, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Мисал өчен, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы эшләп бетерелгән очракта, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү процессын 1,5 тапкыр кыскартырга һәм 7 этапны төшереп калдырырга мөмкин».

«Планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен, кыска сроклы перспективада документларны электрон килештерү һәм аларны электрон имза белән имзалау мөмкинлеген гамәлгә ашырырга кирәк. Алга таба Аверс системасын, Татарстан Республикасы урман фонды дәүләт мәгълүмат системасын эшләп бетерү яки башка исәпкә алу системасына күчү булачак», – дип өстәде министрның беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International