Татарстанда «Чыршы» («Ель») операциясе дәвам итә

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Чыршы» («Ель»)  оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Аның кысаларында Болгар урманчылыгы дәүләт урман инспекторлары Спас урманчылыгының 62 кварталындагы 28 нче бүлемтегендә урман утыртмаларын законсыз кисү фактын ачыклаган. «Нарат кискән хокук бозучы тоткарланды. Аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, урман фондына китерелгән зыян 588 сум күләмендә бәяләнә, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Дмитрий Зарифуллин. – Бездә участокларда урманчылык һәм Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлеге хезмәткәрләре арасыннан барлыгы 2 мобиль патруль төркеме патрульлек итә».

Исегезгә төшерәбез, «Чыршы» операциясе быелның 20 декабрендә башланды. Агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.

Урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International