Илгизәр Зарипов 2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешүне характерлаучы күрсәткечләрне үтәү мәсьәләләре буенча утырышта доклад белән чыгыш ясады

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының бүленгән вәзгыяти үзәген оештыру һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры, эшче төркем җитәкчесе урынбасары Рифкать Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узды. Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.

Утырыш кысаларында анда катнашучылар Татарстан Республикасында 2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешүне характерлаучы федераль күрсәткечләрнең исәп-хисаплары турында хәбәр иттеләр. Докладчыларның берсе урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов булды.

Үз чыгышында Илгизәр Зарипов «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» дигән федераль күрсәткечне исәпләп чыгару һәм аны исәпләү өчен башлангыч мәгълүматларны формалаштыру тәртибе турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 2019 елдан бирле «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты, 2014 елдан бирле «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Федераль проект белән – 1 индикаторга, дәүләт программасы белән 36 индикаторга ирешү билгеләнгән. «Дәүләт программасының кайбер күрсәткечләре федераль күрсәткечләргә турыдан-туры яки читләтеп бәйләнгән», – диде министрның беренче урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» федераль күрсәткечне исәпләү методикасы урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданын, өлгергән, картайган үсентеләрне тоташ кисү һәм тоташ санитар кисү нәтиҗәсендә урманнарны юкка чыгару мәйданын, шулай ук һәлак булган урман утыртмалары мәйданын исәпкә алуны күздә тота.

«2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» федераль күрсәткеченең әһәмияте 67,6% тәшкил итте. Быел без планны арттырып үтәдек һәм 179% ирештек, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Киләчәктә бу күрсәткечкә ирешү буенча проблемалар һәм хәвеф-хәтәрләр юк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International