Министрлыкта вакантлы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә конкурс узды

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының икътисад, дәүләт заказы урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты дигән Татарстан Республикасының вакантлы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләп торуга конкурс булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.

Кандидатларның һөнәри һәм шәхси сыйфатларын бәяләү ысулы буларак әңгәмә сайланды. Вазыйфа биләү өчен барлыгы 2 кеше дәгъва белдерде. Аларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, икътисадка, финанс документларын әзерләү һәм төзүгә кагылышлы сораулар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булган вакансияләр хакында https://gossluzhba.gov.ru/vacancy рәсми сайтында, шулай ук https://minleshoz.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm Министрлык порталында белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International