Быелның 25 ноябреннән 10 декабренә кадәр илнең барлык мәктәпләрендә макулатура җыю буенча #БумБатл Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча 604 тонна макулатура җыелган, кәгазь чималның 98%ы инде эшкәртүгә озатылган.
Акциядә Россиянең 67 субъектыннан 385 меңнән артык мәктәп укучысы катнашкан.
Җыелган чимал саны буенча лидерлар өчлеген Курск өлкәсе җитәкли, аның мәктәпләре барлыгы 61,2 тонна макулатура тапшырган. Рейтингта икенче урынны Оренбург өлкәсе алган – 59,6 тонна, Тамбов өлкәсе 42,5 тонна чимал җыеп тапшырган.
Җыелган чимал саны буенча илнең топ-10 учреждениесе исемлеген Липецктагы 66 нчы лицей җитәкли, анда укучылар 11 тоннадан артык макулатура тапшырган. Зур булмаган аерма белән рейтингның икенче баскычын Белгород шәһәренең 3нче гимназиясе алган (10 т). Өченче урында – Татарстан Республикасының Әгерҗе шәһәрендәге 2 нче урта белем бирү мәктәбе командасы (7,6 т).
Акция кысаларында #БумБатл партнерларының волонтерлык инициативаларына аерым игътибар бирелгән. Аерым алганда, калдыкларны аерым җыю темасы һәм аңлы куллану мөһимлеге буенча экологик дәресләр үткәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, акция «Илкүләм приоритетлар» АКО инициативасы буенча, Россиянең Табигать ресурслары министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм проектның партнерлары: Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, ГХФ яшьләре, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, Волонтер-экологларның «Делай!» хәрәкәте, «Чиста ил» ассоциациясе, «Эколайн» компанияләр төркеме һәм Ubirator сервисы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.