Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларда африка чумасы таралуын кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Чарада министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмә барышында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров анда катнашучыларга кыргый кабан дуңгызларының африка чумасы авыруы аркасында Татарстан Республикасында карантин кертелүе турында мәгълүмат бирде.
«Белгәнегезчә, 20 декабрьдә Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркында кыргый кабаннар арасында африка чумасы ачыкланды, – диде министр. – Шулай ук бу авыру 24 декабрьдә Зәй районы аучылык хуҗалыкларында юлламалар буенча алынган кабаннар арасында сайланма рәвештәге пробаларга уздырылган мониторинг тикшеренүләре вакытында да ачыкланган».
«Сүз дә юк, кыргый кабаннар хәрәкәтен чикләп булмый. Республиканың башка муниципалитетларында да зарарланган дуңгызлар һәм кабаннар барлыкка килү куркынычы бар, – дип өстәде Равил Кузюров. – Район администрацияләренә, ветеринария берләшмәләренә һәм Биологик ресурслар комитеты бүлекләренә әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә тулы ярдәм күрсәтүегез турында үтенәм».