ТР Урманнарны яклау үзәгендә урман утыртмалары үсми торган һәм урман торгызуны таләп итә торган җирләрне ачыклау эшенә йомгак ясалган

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урман утыртмалары үсми торган һәм урманнарны яңадан торгызуны таләп итә торган җирләрне дистанцион зондлау технологияләрен кулланып ачыклау (инвентаризацияләү) эшенә йомгак ясалган. Эшләр агымдагы елда республиканың Идел буе, Тәтеш, Минзәлә, Мамадыш, Биләр, Әгерҗе, Буа, Чирмешән һәм Лениногорск урманчылыклары урман фонды җирләрендә урманнарны яңадан торгызу буенча дәүләт мониторингы һәм «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыру буенча дәүләт йөкләмәсе кысаларында башкарылган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белән берлектә уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә 9 урманчылыкта урманнарны торгызу фонды 906,5 га тәшкил итә, дип билгеләнә.

Шулай ук ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре тарафыннан урманнарны торгызу ысулын сайлау буенча тәкъдимнәр дә җиткерелгән (урман культуралары утырту, урманнарны калынайту, катнаш урман торгызу һәм табигый урман торгызуга ярдәм итү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International