«Урман дуслары» мәктәп урманчылыгында «Креатив чыршы» конкурсы үткәрелгән

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама районы Красный Ключ урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгында «Яшә, чыршыкай!» табигать саклау акциясе кысаларында «Креатив чыршы» конкурсы уздырылган. Аны «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ оештырган.

Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылган, аларны урманнарны торгызу инженеры Рәшит Әхәтов тапшырган.

«Җиңүчеләрне билгеләп тормаска дигән карар кабул ителде, чөнки барлык балалар да бик тырышкан, – дип шәрехләде Рәшит Әхәтов. – Шулай ук очрашу барышында без эшкә йомгак ясадык һәм 2021 елга чаралар планы турында да фикер алыштык».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International