Яңа ел алдыннан «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Рус Акташы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балалар белән очрашкан. Очрашу барышында алар балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлаган һәм бүләкләр тапшырган.
«Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм укуда уңышлар телим, – дип билгеләп үткән участок урманчысы Станислав Гурьянов. – Сезнең тормышыгызның һәр көне яктылык, игелек һәм шатлык белән тулып торсын, барлык теләкләрегез һәм хыялларыгыз тормышка ашсын».