Рослесхозда урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Иван Советников үткәрде. Утырышта Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Киңәшмә барышында Россия Федерациясе урман хуҗалыгын цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Иван Советников хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 июленнән дәүләт хакимияте органнарында урман декларацияләрен бары тик электрон рәвештә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталлары аша гына кабул итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, урман декларациясе урманнарны үзләштерү проекты буенча урманнардан файдалану турында гариза булып тора. Урман декларациясе ел саен урманнардан файдалану срогы башланганчы 10 көннән дә ким булмаган чорда тапшырыла. Әлеге документның гамәлдә булу вакыты – урманнардан файдалана башлауның күздә тотылган чорыннан соң иң күбе 12 ай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International