Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм Татарстан Республикасы урман комплексы ветераннары!

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне якынлашып килүче Яңа 2021 ел белән тәбрик итәм!

Узып баручы ел урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә башка өлкә һәм эшчәнлек тармаклары өчен дә җиңел булмады. Шуңа да карамастан, безнең команда барлык куелган бурычларны да үти алды. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Татарстанда 4784 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды, 23,3 тонна урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде һәм 37,4 миллион стандарт утырту материалы үстерелде. «2014-2024 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» программасы буенча 2450 гектар мәйданда саклагыч урман утыртмалары утыртылды. Тулаем алганда, кабул ителгән чаралар урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышын яхшыртырга, урман законнары бозылу очракларын киметергә һәм тармакны цифрлаштыру юлында сизелерлек адым ясарга мөмкинлек бирде. 2020 елда урман культуралары, урман янгыннарын сүндерү һәм урман әзерләү буенча 189 берәмлек техника сатып алынды һәм Министрлыкка караган оешмаларга тапшырылды. Дрезденның Техник университеты белән фәнни хезмәттәшлек дәвам итте. Шулай ук республикада «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләре үткәрелде,  Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 269 гектар мәйданда истәлекле агачлар утыртылды. Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең биналарына капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла башлады, яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары үз көченә керде һәм тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы шактый арттырылды.

Сүз дә юк, бу нәтиҗәләр асылында урман комплексы белгечләренең көндәлек, тырыш хезмәте ята. Югары профессиональлек, җаваплылык һәм үз эшегезгә бирелгәнлек – һәрберегезне характерлый һәм төбәкнең социаль-икътисадый потенциалын ныгытырга мөмкинлек бирә. Урман хуҗалыгы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез һәм газиз республикабыз файдасына көйле, нәтиҗәле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

2021 елда без Татарстан Республикасы урман комплексы белән идарә итүче дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуга 100 ел тулуны да билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук безнең әле урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, биологик төрлелекне саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру буенча да мөһим бурычларыбыз бар.

Хөрмәтле дуслар! Яңа ел – иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә белән җыелышып, без курантлар тавышына теләк телибез һәм могҗиза булуына ышанабыз. Ихлас күңелдән теләкләрегезнең тормышка ашуын телим, туган һәр яңа көн кояшлы һәм ямьле булсын!

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Яңа ел белән!

 

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры                    Р.Ә. Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International