Татарстан Республикасында гомуми белем бирү учреждениеләре базасында мәктәп урманчылыклары оештыру юнәлеше актив үсә. Әйтик, 2020 елда республикада Саба, Алабуга, Арча, Әлмәт, Биектау һәм Лаеш муниципаль районнарында 15 яңа берләшмә булдырылды. Шулай итеп, хәзерге вакытта Татарстанда 110 мәктәп урманчылыгы бар, аларда 1,5 меңнән артык кеше исәпләнә. Тәрбияләнүчеләрнең уртача яше – 14 яшь. Һәр мәктәп урманчылыгының Министрлык карамагындагы учреждениедән җитәкче-педагог һәм кураторы бар, алар мәктәп укучылары өчен теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрә.
Мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының «Мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасын раслау турында» 2012 елның 16 апрелендәге 145 номерлы боерыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Рослесхоз тарафыннан эшләнгән «2018-2027 еллар чорына мәктәп урманчылыкларын үстерү буенча чаралар планы», шулай ук 2020-2021 уку елына Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларын үстерү һәм аларның эшчәнлек планы нигезендә регламентлана. Узган ел укучылар төрле табигать саклау акцияләрендә, республика һәм россиякүләм конкурсларда катнашкан, алар урманнарга сакчыл караш буенча пропаганда алып барган, үзләренең мәктәп яны кишәрлекләрендә урман хуҗалыгы буенча һәм тикшеренү эшләрен алып барган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балаларның эшчәнлеге кышкы чорда да кимеми. Хәзер балалар «Яшә, чыршы!», «Кышын кошларны ашатыгыз!» һ.б. акцияләрне үткәрә.