2020 елда Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы гамәлгә кертелде, ул Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм «Иннополис университеты» КАО тарафыннан эшләнде. Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы мәгълүмат порталыннан гыйбарәт, анда Татарстан Республикасы урман фонды буенча барлык белешмәләр бердәм картографик нигездә тупланган. Дистанцион зондлаштыру нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту буенча сервис белән интеграцияләү нәтиҗәсендә, система урман ресурсларын исәпкә алу һәм алар белән идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, урман фонды территориясендәге үзгәрешләрне, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисү очракларын, янган урман участокларын, урман патологиясе булган кишәрлекләрне, законсыз төзелгән биналарны һәм корылмаларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган берничә дәүләт хезмәтен электрон форматка күчерү Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыруда тагын бер адым булачак. Әлеге проектны 2021-2022 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белгечләре ярдәмендә тормышка ашыру планлаштырыла. Киләчәктә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү, гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу килешүләр төзү, урманнардан файдалану турында гражданнар, юридик затлардан урман декларацияләрен һәм хисапларны кабул итү, урман кишәрлекләрен даими (вакытын чикләмичә) файдалануга бирү, түләүсез файдалануга бирү, дәүләт милкендә булган урманнарны үзләштерү проекты буенча дәүләт экспертизасы үткәрү, аукцион нәтиҗәләре буенча һәм аукцион үткәрмичә урман фонды җирләре чикләрендә урман кишәрлеген арендага бирү кебек дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтә алачак.