Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек башланды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек башланды. Хәзерге вакытта чаралар комплексы кысаларында "Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы" эшләнә.

Әлеге документта республика урманнары, урман-янгын формированиеләре, янгын техникасы һәм җайланмалары саны, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсенә карап, мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һ.б. турында мәгълүматлар чагылдырылачак.

Моннан тыш, урман тармагы белгечләре халык арасында урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча актив аңлату эшләре алып барачак (болар: урман турында лекцияләр, урман һәм ут белән сакчыл эш итү кирәклеге турында әңгәмәләр, учреждение, оешма һәм предприятие вәкилләре катнашында район киңәшмәләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгышлар ясау һ.б.).

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор 6 апрельдә башланган иде һәм 20 октябрьдә тәмамланды, аның озынлыгы 198 көн тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International