2021 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 3,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләре планлаштырыла

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында  3,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләрен үткәрү планлаштырыла. Әйтик, урман культураларын утырту – 1,4 мең га, табигый урман торгызу чаралары – 2,3 мең га, катнаш урман торгызу – 4 гектарда һәм урман үрчетү чаралары 104 га мәйданда гамәлгә ашырылачак.

Урман культураларын агротехник тәрбияләү эшләре 14,3 гектар мәйданда башкарылачак, язгы һәм көзге чорларда аларны ишәйтү буенча 4,2 гектарда чаралар гамәлгә ашырылачак.

Бу эшләрне башкару өчен узган ел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә һәм урман хуҗалыкларында 23,3 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 37,4 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 179 процент һәм 0 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International