Министрлыкта Буа һәм Тәтеш урманчылыкларының 2020 елгы эш нәтиҗәләре каралды

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында  «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2020 елдагы эш йомгаклары һәм 2021 елгы бурычлары. 2020 ел өчен күмәк килешү үтәлешен карау» темасына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов, җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин, урман хуҗалыгы директоры Сергей Кириллов, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты һәм эш регламентын игълан итте.

Аннары нотыклар белән район башлыгы Ранис Кәмәртдинов һәм җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин чыгыш ясады. Ранис Кәмәртдинов 2020 елда үткәрелгән табигать саклау акцияләренә, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең «Җирлекләрне яшелләндерү дәрәҗәсе» күрсәткеченә ирешү барышына һәм «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ белән үзара багланышларга тукталды.

Илнар Гатауллин урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул 2020 елда Буа урманчылыгы территориясендә 36 га мәйданда – урманнарны торгызу, 67 га – яклагыч урман утыртмалары утырту, 270 га – урман культураларын агротехник карау, 18 га – урман культураларын тулыландыру, 0,2 га базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылганлыгы турында хәбәр итте. 200 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 254 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

Урман патологиясе буенча 298 га тикшерү уздырылган, 30 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган.

Аннан соң «Буа урманчылыгы» ДКУнең урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры, оешма рәисе Михаил Егоров башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.

Равил Кузюров белгечләргә урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек буенча контрольне көчәйтергә кушты. «Моннан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карарын үтәүгә аерым игътибар бирүегезне сорыйм, – диде министр, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп. – Әлеге документ нигезендә, кар катламы эреп бетү белән урман янындагы территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән, урман калдыкларыннан, аунаган агач калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка яна торган материалларыннан чистартуны тәэмин итәргә яки урманны янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки янгынга каршы башка киртәләр белән аерырга кирәк».

Бүген «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары буенча да шундый ук киңәшмә узды. Анда Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин, урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов һ.б. катнашты.

Үзенең чыгышында Ранил Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда урманчылыкның урман фонды җирләренә 374 патрульлек уздырылган һәм административ хокук бозулар турында 30 беркетмә төзелгән. Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 20 км янгынга каршы яңа минераллаштырылган полоса салынган һәм гомуми озынлыгы 119 км булганнары карап чыгылган.

«2020 елда безнең техника паркы да яңартылды һәм урманчылыкның административ бинасына ремонт ясалды, – дип билгеләп үтте Ранил Рәхмәтуллин. – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка һәм шәхсән Сезгә, Равил Әфрәимович, күрсәтелгән ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.»

Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. Шуның белән бергә ул стандарт утырту материалын үстерү, тоту өчен билгеләнгән диләнкене үзләштерү һ.б. белән бәйле мәсьәләләрне дә билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International