Идел буе урманчылыгында 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

ТР «Идел буе урманчылыгы» ДКУда 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, җитәкче-урманчы Рөстәм Исмәгыйлев, урманчылык һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә барышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре, янгынга каршы профилактика чаралары, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларының планы һ.б. каралды.

Шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карары гамәлдә булуын гражданнарга аңлату зарурлыгы да билгеләп үтелде, аның нигезендә, урман янындагы территориядән файдаланучы һәм (яки) аның белән эш итүче затларга кар эреп бетү белән, урман яны территорияләрен коры үлән үсемлекләреннән, урман калдыкларыннан, аунаклардан, буран сындырган агач калдыкларыннан, чүп-чардан һәм яна торган башка материаллардан чистартырга яисә урманны янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки янгынга каршы башка киртә белән бүлеп алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International