Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә. Кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре – һөнәри әзерлек, яңадан әзерләү, белем бирү оешмаларында хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, аларның осталыгын һәм күнекмәләрен ачу өчен шартлар тудыру һәм һөнәри үсешкә ярдәм итү.
Министрлыкның эш планы нигезендә, 2021 елда якынча 100 кеше квалификация күтәрү курслары узачак. Алар – Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре.
Укулар «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты» ӨҺБ ФАУ, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һ.б. базасында оештырылачак.