РФ ФҖ Дәүләт Думасы өченче укылышта агач әзерләү, аны ташу һәм эшкәртүнең барлык этапларын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән закон проектын кабул иткән. Бу процесста төп рольләрнең берсе булып урман комплексын цифрлаштыру, агачны исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын модернизацияләү торачак.
«Модернизацияләнгән ЛесЕГАИС системасы агач ташуның бөтен чылбырын – диләнкедән алып сату яки эшкәртү урынына кадәр күрергә мөмкинлек бирәчәк. Агачны бер урыннан икенче урынга күчерү бары тик электрон теркәлә торган документлар булганда гына мөмкин булачак, алар да үз чиратында ЛесЕГАИСта теркәлергә тиеш. Әгәр система агачның легальлеген раслый алмаса, аны сатарга ярамый, техник яктан барып чыкмаячак», – дип аңлаткан РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко.
Рослесхоз һәм Рослесинфорг практикасында бу бурычны гамәлгә ашыруга керешкәннәр инде: 2021 елның 1 гыйнварыннан базарның иң эре катнашучылары белән бергә агачны сынау режимында күзәтү буенча тәҗрибә башланып киткән.
Икенче этапта Дәүләт Думасы кабул иткән закон Россиядә беренче тапкыр барлык урманнар турында белешмәләрне берләштерүче электрон урман реестрын булдыруга керешергә мөмкинлек бирәчәк.
Кабул ителгән үзгәрешләр урман хуҗалыгын алып баруга принципиаль яңа алым нигезенә салыначак. Ул документлар, килешүләр, хисаплар, декларацияләр дәрәҗәсендә дә, агач ташу, туплау һәм эшкәртү вакытында да чагылыш табачак. Чараларны тормышка ашыру урман ресурсларының сыйфат һәм сан характеристикаларын дөрес исәпкә алуны тәэмин итәргә, легаль булмаган кисүләрдән килгән зыянны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Инициатива Дәүләт Думасына 2020 елның ноябрендә кертелгән һәм 2020 елның 15 декабрендә беренче укылышта кабул ителгән. 19 гыйнвар көнне икенче укылышка документ эшләп бетерелгән, аңа закон проектында булган барлык нормаларны җентекләп ачып бирә торган хөкүмәт төзәтмәләрен өстәп, урман кишәрлекләрен арендалаучыларның урман янгыннарын сүндерүдә катнашуына кагылышлы кайбер нигезләмәләрне төгәлләштергәннәр.
«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1054506-7 номерлы закон проекты Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 29 сентябрендә урман секторын үстерү буенча узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча, шулай ук вице-премьер Викторий Абрамченко раслаган урман комплексын декриминальләштерү буенча чаралар планы нигезендә әзерләнгән.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте