Урманчылыклардагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек барышы турында чыгыш ясый

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыклардагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.

Мәсәлән, «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ Багряж участок урманчылыгының урман остасы Роберт Сибгатуллин Зәй муниципаль районы Түбән Биеш авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашкан. Үз чыгышында ул 2020 елда янгын куркынычы янаган чор нәтиҗәләренә һәм 2021 елга планлаштырылган чараларга тукталган. Урман остасы искәртеп узганча, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. «Әгәр закон бозу янгынга каршы махсус режим шартларында башкарылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк», – дип өстәгән Роберт Сибгатуллин.

Татарстан Республикасы «Азнакай урманчылыгы» ДКУнең Сарман участок урманчылыгы участок урманчысы Айрат Вахитов – Сарман муниципаль районының Кәүҗияк һәм Зур Нөркәй авыл җирлекләре гражданнар җыенында, «Әлки урманчылыгы» ДКУ Базарлы Матак участок урманчылыгы участок урманчысы Рәфис Фәсахов Әлки муниципаль районының Каргалы авыл җирлеге гражданнар җыенында чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International