Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров 2020 елда Биләр һәм Болгар урманчылыкларының эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда «Биләр урманчылыгы» ДКУ һәм «Биләр урман хуҗалыгы» ДБУның 2020 елда эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов, җитәкче-урманчы Рамил Нуруллин, урман хуҗалыгы директоры Александр Рузанов, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәне министр Равил Кузюров ачты һәм эш регламентын игълан итте.

Аннары район башлыгы Сергей Демидов һәм җитәкче-урманчы Рамил Нуруллин чыгыш ясады.

Сергей Демидов Министрлык карамагындагы учреждениеләр белән хезмәттәшлек турында сөйләде һәм республика җитәкчелегенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. «Без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка һәм сезгә, Равил Әфраимович, тармакка игътибарлары өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Техника паркы даими рәвештә яңартылып тора, шулай ук быел республика программасы буенча урманчылык бинасы ремонтланачак», – диде ул.

2020 елда башкарылган эшләр турында Рамил Нуруллин сөйләде. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Биләр урманчылыгы территориясендә 389 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шулай ук 290 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде һәм 662 мең стандарт утырту материалы үстерелде», – дип хәбәр итте җитәкче-урманчы.

Аның сүзләренә караганда, урман патологиясе буенча тикшерү – 525 га мәйданда, санитар-савыктыру чаралары 15 га мәйданда башкарылган.

Докладны тыңлаганнан соң, Равил Кузюров белгечләргә урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру, агач кисү материаллары һәм халык куллана торган товарларны җитештерүгә бәйле кайбер йөкләмәләр бирде. «Урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләренә аерым игътибар бирергә кирәк», – дип ассызыклады министр.

Шундый ук бүген «Болгар урманчылыгы» ДКУ һәм «Болгар урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары буенча да киңәшмә узды. Анда Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, җитәкче-урманчы Дмитрий Зарифуллин, урман хуҗалыгы директоры Хәйдәр Хәбибуллин һ.б. катнашты.

Үзенең чыгышында Дмитрий Зарифуллин урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә, мәктәп урманчылыклары эшчәнлегенә, табигатьне саклау акцияләренә һәм 2021 елга планнарга тукталды. «Хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек бара. Безнең хезмәткәрләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгынга каршы тематикага багышланган докладлар белән актив чыгыш ясый», – дип билгеләп үтте Дмитрий Зарифуллин.

Киңәшмә ахырында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү белән бәйле мәсьәләләрне билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International